Буген, 13 апрель көнне, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгендә Вакансияләр мини-ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада шәһәрнең 4 предприятие ҖЧҖ “Ансат”, ТМШ “Нефтьче”, ҖЧҖ “Нурлат-Агро”, ДАСХКУ “Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты» вәкилләре катнашты.
Барлыгы 34 эш урыны тәкъдим ителде: алар арасыннан машина йөртүче, эретеп ябыштыручы, сантехник, штукатур, буяучы, авыруларны караучы һәм башкалар.
Ярминкәгә 68 эш эзләуче килде. 10 кешегә эшкә юллама бирелде